Әлмәттә юлларны ремонтлау буенча масштаблы эшләр башлана

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Яз башыннан Әлмәттә юлларның начар торышы турында халыктан бик күп шикаятьләр кергән иде. Аларның күпчелеге “Район башлыгына сорау бир” яки “ Халык контроле” аша кабул ителгән.

Бүген башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин райондагы юлларны ремонтлау буенча киңәшмә уздырды.

2015 елда автомобиль юлларын нормадагы торышка китерү өчен шәһәр һәм район, республика бюджеты, муниципаль Юл фонды, “Татнефть” ААҖ спонсорлык ярдәмен кертеп 375 млн. сумнан артык средство каралган.

Бу акчалар беренче чиратта региональ әһәмияткә ия “Кузай – Нурлат”, “Әлмәт- Азнакай” автомобиль юлларының сафтан чыккан юл катламнарын яңартуга тотылачак.

Колшәрип, Елховой, Новотроицк, Кителга, Кәләй станциясе, Тихоновка, Дальная Ивановка авылы җирлекләрендә юлларны вак таш- ком катнашмасы белән ябу планга кертелгән. Юл фонды һәм “Татнефть “ААҖ нән бүленгән средстволар нигездә шәһәр урамнары юлларын карауга сарыф ителәчәк.

-Эш күләме зур булуын күздә тотып, нефть башкаласында яшәүчеләргә һәм килгән кунакларга уңайсызлыклар тудырмас өчен, эшне берничә сменада оештырырга кирәк, -диде Айрат Хәйруллин.

Хәзерге вакытта автомобиль юлларындагы чокырларны ремонтлау эше алып барыла. Бу эш Завод, Радищев, Чехов, Тукай проспекты, Белоглазов, Герцен, Ленин урамнарында төгәлләнгән инде.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International