Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара киңәшмә

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Әлмәттә хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара киңәшмә булып узды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Гирфанов рәислегендә узган киңәшмәнең көн тәртибендә ике сорау каралды.

Комплекслы тикшерү барышында хокук бозуларны кисәтү буенча ачыкланган җитешсезлекләр, күрелгән чаралар турында Әлмәт районы полиция идарәсенең иҗтимагый урыннарда тәртип саклау бүлеге, мәгариф идарәсе, балалар һәм яшьләр эшләре , “Опека” идарәләре белгечләре доклад белән чыгыш ясадылар.

Нәтиҗәләр дә юк түгел. Мисал өчен, җинаять кылу очраклары урамнарда 11,3, иҗтимагый урыннарда 12 процентка кимегән.

“ Учреждение хакимиятенең махсус контингент тарафыннан башкарылучы җинаятьләрне кисәтү чаралар”ы турында 8 нче каты рижимлы төзәтү колониясе җитәкче урынбасары Илдар Габдуллин сөйләде.

Марат Гирфанов комиссия әгъзаларына югарыда әйтелгән юнәлешләр буенча эшне дәвам итәргә кушты.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International