Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин ТР муниципаль районнар белән узган киңәшмәдә катнашты

2015 елның 18 апреле, шимбә
Әлмәт районы җитәкчелеге башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин рәислегендә Хөкүмәт йортында узган видеоконференциядә катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов, Премьер –министр Илдар Халиков катнашты.

Республикада йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 42 муниципаль районда, 962 йортта ремонт эшләре алып барыла.

16 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, ремонтланырга тиешле 136 мәктәпнең бөтенесендә дә эш башланган. Әлеге программаның финанслану күләме 76 млн. сум тәшкил итә. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә җылыту системасын индивидуаль котелларга алмаштыру, су белән тәэмин ителешне яхшырту, районнарда ветеринария пунктлары ачу турында да сүз булды.

Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International