Айрат Хәйруллин шәһәр активы белән планерка уздырды

2015 елның 18 апреле, шимбә
Бүген башкарма комитетта шәһәр активы белән планерка булып узды. Айрат Хәйруллин планерка барышында узган атна эшчәнлегенә йомгак ясады.

Әлмәттә чистарту корылмалары буенча проектлар каралды, иң яхшы дип табылган вариантлар сайлап алынып, эштә файдаланылачак.

Шәһәрдә масштаблы ремонт эшләре башланды. Автомобиль юлларын ремонтлауга төрле фондлардан 375 млн. сум акча бүленәчәк.

Бу атнада Әлмәттә ТР Яшьләр һәм спорт эшләре министры катнашында су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына билетлар сату кассасы ачылды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре тапшыру, экологик икеайлык дәвам итә.

Барлыгы 2014 машина чүп-чар чыгарылган, 138 берәмлек техника эшкә җиңелгән. 25 апрель көнне шәһәрдә гомуми шәһәр өмәсе узачак.

Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International