“Кайнар телефон” линиясендә рәсми булмаган мәшгульлек, “соры” хезмәт хакы белән бәйле сораулар кабул ителә

2015 елның 17 апреле, җомга
Бүген хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр башкарма комитеты җитәкчеләре катнашында видеоконференция узды. Киңәшмә нигездә рәсми булмаган мәшгульлек, “соры” хезмәт хаклары түләүгә чик куеп, пенсия иминияте взносларына түлүәләрне контрольдә тотуга багышланды.

2014 елның декабрь аеннан башлап Әлмәт муниципаль районында әлеге проблеманы хәл итүгә кагылышлы 31 утырыш уздырылган, 13 рейд ясалган. Хезмәт хакын арттыру буенча 2400 дән артык өстәмә килешүләр төзелгән.

Әлмәт муниципаль районының башкарма комитетында “ Кайнар телефон” линиясе - 45-50-09.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International