4нче сентябрьда әлмәтлеләр Нефтьчеләр көнен бәйрәм итәчәк. Шәһәрдә берничә концерт мәйданчыгы оештырылачак.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты транспорт чараларын сату буенча 2016 елның 16нчы сентябрена билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга 7 машина куела.
3нче сентябрьда әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын төрле мәйданчыкларда үткәрелә торган мәдәни чараларда көтәләр.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 9нчы сентябренә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга шәхси торак салу өчен 5 урын, бакчачылык өчен 1 урын, автомобиль транспортына хзмәт күрсәтү өчен 2 урын куела.
Бүген шәһәр һәм районыбызда яшәүчеләр барлык татарстанлыларга кушылып, Татарстан Республикасының бәйсезлеге көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чаралары Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр үзәк паркында узды.
29 нчы августта Казанда ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы көне уңаеннан муниципаль берәмлекләр арасындагы ел саен үткәрелә торган бәйге лауреатларын бүләкләү булды.
Татарстан республикасы көне белән ихлас котлыйм!
26 ел элек нәкъ шушы көнне әһәмиятле документ – республиканың дәүләт бәйсезлеге турында декларация кабул ителде. Бу тарихи вакыйга республикабыз үсешенә зур йогынты ясады.
Икътисадта нинди хәл булуына карамастан, республика авыл хуҗалыгына – шәхси ярдәмче хуҗалыктан алып эре агрономик һәм терлекчелек холдингына кадәр - барлык формаларда булышуны дәвам иттерәчәк. Татарстанның әйдәп барган электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
атарстанның әйдәп барган электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика уңышларын бәяләп, икътисадта хәл катлаулы булуга карамастан, соңгы 2 елда төбәк үзенең төп икътисади позицияләрен саклап кала алды, дип билгеләп үтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан IT-паркына килде. Биредә, Евразия шейперлары очрашуы дәвамы булып, Meet the Leader («Лидер белән очрашу») форматындагы сессия үткәрелә.