Әлмәтлеләр Татарстан республикасы көнен билгеләп үттеләр

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Бүген шәһәр һәм районыбызда яшәүчеләр барлык татарстанлыларга кушылып, Татарстан Республикасының бәйсезлеге көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чаралары Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр үзәк паркында узды.

Әлмәтлеләрне бәйрәм белән котлап, район башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге бәйрәмнең инде 26 ел дәвамында республикабызның һәр почмагында бәйрәм ителүен әйтеп үтте. Республикабызның елдан-ел үсә, ныгый баруын, аның белән бергә районыбызның да шактый алга китүен ассызыклады.

Бәйрәм чарасында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов та катнашты. Ул әлмәтлеләрне котлап, ТР Президентының бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.

Тантана Әлмәт районы үзешчән коллективлары оештырган концерт белән дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International