4 сентябрьда әлмәтлеләр Нефтьчеләр көнен бәйрәм итәчәк

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

4нче сентябрьда әлмәтлеләр Нефтьчеләр көнен бәйрәм итәчәк. Шәһәрдә берничә концерт мәйданчыгы оештырылачак.

Бәйрәм ачу тантанасы Ленин мәйданында сәгать 11дә башлана – нефть предприятиеләре хезмәткәрләре бердәм агым булып үтәчәк.

12.30 дан Россия һәм татар эстрадасы артислары – Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров, Элвин Грей, "Ворожея" рус җыр ансамбле, "Моя Мишель" мәскәү төркеме – концерты башлана.

13.00 дан 16.30 га кадәр «Юбилейный» спорт сарае мәйданында һөнәри осталык бәйгесе узачак.

13.00 дан 17.10га кадәр – РФ нефть предприятиеләре хоккей командалары турниры

Гагарин урамында мастер-класслар оештырылачык, сәүдә нокталары, аттракционнар, аниматорлар эшләп торачак.

Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында сәгать 15.00дан 20.00 га кадәр ТР артистларының бәйрәм концерты булачак.

Кичке бәйрәм Нефтьче мәйданында дәвам итәчәк. Монда сәгать 17.00 да "Голос" проектында катнашкан Тина Кузнецова һәм Антон Беляев, "Аврора" Казан кавер-төркеме концерты була. Сәгать 20.00 рок йолдызы Земфира чыгышы була. Бәйрәм салют белән тәмамланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International