4 сентябрьдә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уздырыла.
Капиталь ремонтланган йортларны тантаналы тапшыру чаралары дәвам итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов татарстанлыларны Белем көне уңаеннан котлады.
2016 елның 2 нче сентябренда сәгать 9.00дан 11.00гә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Россия Федеациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: 8 (8553) 45-49-35.
Бүген районда шатлыклы вакыйга – тагын бер авыл клублы булды.
Бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре район транспорт компанияләре җитәкчеләре белән иҗтимагый транспорт йөреше мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Матбугат чаралары хезмәткәрләренң сорауларына ӘМР башкарма комитетының транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Рәмзис Хәсәншин һәм «АПОПАТ» АҖ генраль директоры Константин Кириченко җавап бирде.
Беренче тапкыр Казанда мөселман киносы фестиваленә Татарстан меценатлары да финанс ярдәме күрсәтә. Алар тарафыннан фестивальгә бирелгән гомуми сумма 1 млн тирәсе тәшкил иткән. Бу хакта XII халыкара Казан мөселман киносы фестиваленең программа директоры Альбина Нәфыйгова сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан халкы исеменә Республика көне белән котлауларга кичә Америка Кушма Штатлары да кушылды.
Әлмәт муниципаль районы төзелеш оешмалары арасында һөнәри осталык бәйгеләре үткәрү күркәм гадәткә керде. Быел әлеге бәйгедә «Арслан», «Стойкомплекс», «АИСК», «СК Капремонт», «Коралл», «АРСУ», «Нефтегаз», «ТМС групп» җаваплылыклары чикләнгән җәмгыятьләре катнашты.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 23 нче сентябренә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.