Шимбә көнне шәһәребездә янә мәдәни чаралар булачак

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

3нче сентябрьда әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын төрле мәйданчыкларда үткәрелә торган мәдәни чараларда көтәләр.

“Яшьлек” паркында сәгать 16.00 да балалар күңел ачу программасы, «Гранд-Бид» вокал остаханәсе, “Яшьләр үзәге”нең бию һәм җыр студияләре чыгышы башлана.

Шәһәр паркныда сәгать 16.00 да «Большая стирка» интерактив күңел ачу программасы булачак.

Сәгать 17.00дан берьюлы өч мәйданда чаралар башлана.

Шәмсенур паркында Булат һәм Дилә Нигматуллинар концерты була.

Әдәби ишегалдында ТР халык артичты Айдар Габтдинов, Людмила .шатунова, Альбина Гайнетдинова, Розалия Низамовы җырлавын тыңларга була.

Чехов урамында Казан рәссамнары һәм ТР рәссамнары берләшмәсе рәисе З.Ф.Гимаев катнашында “Дөнья төргәге” интерактив акциясе узачак.

17.30да Нефтьчеләр мәйданында Дәүләт крәшен халык ансамбле “Бермәнчек” чыгыш ясый.

18.00 да Яшьләр үзәге каршында на площадке «Вегас» кавер-төркеме һәм Ноу-Хау барабанчылар төркеме концерты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International