29 нчы августта Казанда ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы көне уңаеннан муниципаль берәмлекләр арасындагы ел саен үткәрелә торган бәйге лауреатларын бүләкләү булды.
Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәмәтшин, ТР Премьер-министры беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан башлыгы Илсур Метшин, ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров катнашты.
2011 елдан бирле бәйге нәтиҗәле буенча барлыгы 1300 автомобиль тапшырылган, бүгенге бүләкләүдән соң республиканың бер дә автомобильгә ия булмаган 44 муниципаль берәмлеге кала.
Бүген исә 100 «Шевроле Нива» автомобиле тапшырылды. Әлмәт районының Иске Михайловка, Яңа Нәдер, Кичучат авыл җирлекләре машиналы булды.