Татарстан Президенты Евразия шейперлары белән очраша

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан IT-паркына килде. Биредә, Евразия шейперлары очрашуы дәвамы булып, Meet the Leader («Лидер белән очрашу») форматындагы сессия үткәрелә.

Чарада Татарстан Президенты, шулай ук Бөтендөнья икътисади форумының Евразия регионы буенча директоры Анастасия Калинкина һәм Бөтендөнья икътисади форумының Глобаль шейперлар бергәлеге директоры Адейеми Бабингтон-Ашайе чыгыш ясый.

Республика лидеры, шулай ук Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары катнашындагы очрашу барышында «Зур белешмәләрдә инновацияләр», «Киләчәктәге профессияләр» һәм «Тоташ мобиль икътисад» темаларына презентацияләр һәм фикер алышулар була.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International