Хөрмәтле әлмәтлеләр һәм шәһәр кунаклары!

2016 елның 30 августы, сишәмбе

Татарстан республикасы көне белән ихлас котлыйм!

26 ел элек нәкъ шушы көнне әһәмиятле документ – республиканың дәүләт бәйсезлеге турында декларация кабул ителде. Бу тарихи вакыйга республикабыз үсешенә зур йогынты ясады.

Бүген Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе. Дөньяда танылган, ныклы һәм хәрәкәтчән үсеп килә торган төбәк ул. Республикада төрле проектлар тормышка ашырыла, инвестицияләр нәтиҗәле җәлеп ителә, химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате, кораблар төзелеше, агач эшкәртү, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм инновацион технологияләр үсеш алды.

Республикабызның төп казанышы – милләтара, динара тынычлыкны саклау. Нәкъ шушы тынычлык тотрыклылык нигезе, иминлек ышанычы һәм чәчәк атуның куәтле факторы булып тора. Бүген республикабызда 173 милләт вәкиле үзара килешеп гомер сөрә. Бу барлык ведомстволарның тырышлыгын берләштерә һәм аларның бедәм эшләвенә ирешә алган республикабыз лидеры казанышы.

Татарстанның төп байлыгы – аның кешеләре, ярдәмчел, сәләтле, хезмәт сөючзн Татарстан халкы. Бу сез дә, без дә! Безнең һәрберебез районыбыз үсешенә кулыннан килгәнчә хезмәт куя, димәк республикага да ярдәм итә.

Әлмәт – Татарстанның нефть башкаласы. Без республика тулай төбәк продуктына кертем буенча 2нче урында торабыз һәм товар сату һәм хезмәт күрсәтү буенча әйдәп барабыз, муниципаль бюджетның 78% исә социаль мәсьәләләрне хәл итүгә тотыла.

Бүген безнең горурланырлык эшләребез күп, алда эшлиселәре дә байтак. Без урында тукталып калмыйбыз, алгы атлауны дәвам итәбез.

18нче сентябрьда быелгы сәяси тормышның иң мөһим вакыйгасы - VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыелыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау була. Һәрберегез дөрес тавыш бирер дип, ышанам.

Барыгызны да бәйрәм белән! Сезгә ныклы сәламәтлек, хезмәт уңышлары, тотрыклылык телим! 

Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р. Хәйруллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International