Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 9нчы сентябренә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга шәхси торак салу өчен 5 урын, бакчачылык өчен 1 урын, автомобиль транспортына хзмәт күрсәтү өчен 2 урын куела .
Аукционда катнашу өчен гаризалар Әлмәт шәһәре, Тукай урамы, 9 а йорт, 2нче кат, 1нче тәрәзәдә 2016 елның 5нче августыннан 5нче сентябрена кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 43-86-78.
Килешү үрнәге www.almetyevsk.tatar.ru. Әлмәт муниципаль районының рәсми сайтында “Булачак аукционнар һәм бәйгеләр турында” бүлегендә урнаштырылган.