Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан икътисадының 4-5 процентлы үсеш дәрәҗәсе – чынга ашарлык”

2016 елның 29 августы, дүшәмбе

Татарстанның әйдәп барган электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика уңышларын бәяләп, икътисадта хәл катлаулы булуга карамастан, соңгы 2 елда төбәк үзенең төп икътисади позицияләрен саклап кала алды, дип билгеләп үтте. “Без зур күләмле күрсәткечләрне дә, инвестицияләрне дә, торак төзүне дә саклап кала алдык, май указларын да үтәдек, бигрәк тә 2015 ел өчен. Моның барыннан да элек сәнәгатьчеләребезнең, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр һәм төзүчеләрнең гаять зур хезмәте булуын истән чыгарырга ярамый”, - диде ул.

Шул ук вакытта Татарстан Президенты, тиз арада элеккеге темпларга җитеп булмый, дип таный. “Без - бердәм икътисади киңлектә. Илдә катлаулы булганда, синдә генә бар да яхшы була алмый. Кайдадыр чагыштырмача яхшырак, кайдадыр начаррак була. Кем ничек эшли инде. Һәм, билгеле, илдә гомуми икътисади вазгыятьнең яхшыруы бик мөһим. Ә ул яхшыра. Без теләгәнчә үк тиз түгелдер бәлки, ләкин без моны икътисадыбыз буенча күрәбез. Мисалга, сәнәгатьтә җитештерүнең гомуми күләме 3,2 процентка артты, тулаем продукт буенча - 2,2 процентка. Соңгы айларда динамика тагын да уңай якка үзгәрә бара. Автомобиль төзелешендә, аеруча “КАМАЗ”да аерым проблемалар булды, инде ул бик позитив динамика күрсәтә. Һәм бу, һичшиксез, шатландыра”, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Иң катлаулы вакытта Татарстан бизнесы сәнәгатьтә җитештерү күләмен сакларга, арттырырга тырыша, дип билгеләп үтте республика лидеры. “Без үзебезнең нефть сәнәгатенә рәхмәтле. Шундый катлаулы вакытта да без нефть чыгару, эшкәртү күләмнәрен арттыра бардык, нефть химиясе предприятиеләре нәтиҗәле эшләде. Болар үз нәтиҗәләрен бирде”, - дип билгеләп үтте ул.

“Билгеле, Россия Федерациясе Президенты Влаимир Путин куйган бурыч – үсеш дәрәҗәсен кимендә 4-5 процентка җиткерү гадиләрдән түгел, әмма булырлык хәл. Соңгы айларда без 4 процент дәрәҗәсен узып баруыбызны күрәбез. Әмма, әлеге дә баягы, - без бердәм икътисади киңлектә яшибез, һәм бу мәсьәләләр илебездә барысына да кагыла, шул исәптән безгә дә”, - дигән фикер белдерде республика лидеры.

Рөстәм Миңнеханов республика икътисадының мөһим өлеше булган авыл хуҗалыгын да читләтеп үтмәде.”Бу еллар корылыклы булды, агросәнәгать комплексы өчен җиңелләрдән булмады, һәм агымдагысы да гадиләрдән түгел. Шулай булуга карамастан, без кабул иткән йөкләмәләребезнең барысын да үти алдык. Бу ел моңа кадәрге икесеннән уңышлырак та булыр дип өметләнәм”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов..

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International