ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

26 нан 30 сентябрьгә кадәр Казанда курчак театрларының II Халыкара «Шомбай-fest» фестивале узачак. Бу хакта “Әкият” курчак театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.


27
август, 2016 ел
шимбә

Һәр авылның үз тарихы, үз истәлекле урыннары бар.

Россиядә ветеринария хезмәткәрләре көне 31 август көнне билгеләп үтелә. 

"Алтыннан да кыйммәт, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле нәрсә - тәрбияле баладыр" дигән бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин. 


26
август, 2016 ел
җомга

Бүген Әлмәт муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенә җыелды. Киңәшмә эшендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Темерхан Алишев һәм Әлмәт муниципаль рйоны башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Киңәшмәнең рәсми өлеше башланыр алдыннан, Әлмәт районы урта, һөнәри һәм югары уку йортлары оештырган күргәзмә булды. Педпгогик конференция барышында узган уку елына нәтиҗә ясалды, яңасына бурычлар билгеләнде. 

15-21 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли театр фестивале үтәчәк. Бу хакта Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел федераль бюджеттан авыл хуҗалыгын үстерүгә 237 млрд сум бүлеп бирәләчәк, бу элек планлаштырылганнан 70 млрд сумга күбрәк. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин Ленинград өлкәсе авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән узган эшлекле киңәшмә кысаларында сөйләде.

Агымдагы елда Әлмәт муниципаль районында 20 ел тукталып торганнан соң, кабаттан орлык өчен кукуруз чәчү эшен башлап җибәрделәр.

29 августта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсия тәэминаты мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International