ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2019 ел
якшәмбе

31 май көнне 13.45 сәгатьтә 112 бердәм номерына Урсала микрорайонындагы буада ике бала баткан дигән хәбәр килеп ирешә.


1
июнь, 2019 ел
шимбә

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Әлеге көн, иң беренче чиратта, балаларның хокукларын саклау көне буларак кабул ителгән. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән шәһәребезнең балалар хастаханәсендә кунак булды.

«Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район» номинациясендә Әлмәт районы – беренче урында. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Айрат Хәйруллинга җиңүчн дипломы һәм балалар уен мәйданына сертификат тапшырды.

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 548 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 95 мең сумлык 122 карар чыгарылган.  Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 513 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

 

31 майда Әлмәт дәүләт нефть институтында 2050 елга кадәр муниципалитет үсеше юнәлешләрен билгеләү буенча Стратегик сессия узды. Аның эшендә студентлар, шәһәр һәм район иҗтимагый оешмалары вәкилләре, предприятиелар, учреждениеларның җитәкчеләре, әлмәтлеләр катнашты.


31
май, 2019 ел
җомга

Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан мәгълүмати эш алып бару нәтиҗәсендә пенсия алды яшендәге егерме кеше «Өлкән буын» федераль проектының Татарстан Республикасындагы «Демография» милли проекты кысаларында һөнәри белем алуны (өстәмә һөнәри белем) оештыруга гариза белән мөрәҗәгать итте.

 

Әлмәт җылылык челтәрләре котельныйларының профилактик ремонт эшләр бару сәбәпле тукталып торуы май ахырында ук башланды. Хәзер эшләр 41 нче котельныйда уза. Ул 11 июнь көнне эшли башлаячак.

Әлмәт укучылары 7,5 тонна файдаланылган батарейкалар җыйдылар, бу Татарстан Республикасының көнчыгыш зонасыннан бәйгедә катнашкан районнар арасында иң яхшы нәтиҗә булып санала. Акциягә нәтиҗәләр ясау чарасы Экология һәм табигатьтән файдалану департаментында узды. Тантаналы шартларда иң актив һәм битараф булмаган кешеләрне Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча 8 кг батарейка җыеп өченче урынны 25 нче мәктәп командасы алды, 10 кг батарейка җыючы  1 нче гимназия укучылары 2 нче урынга ия булды. Ә 202 кг батарейка җыеп 1 нче урынны  лаеклы  рәвештә 7 нче мәктәп алды.

1 июннән коену сезоны башланачак һәм ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Коену вакытында куркынычсызлык чараларын куллану зарур. Шуны белеп тору мөһим: бары тик шәһәр күлендә генә коенырга ярый.

Татарстан Республикасында 2018 елда җылылык бирү чоры 2019 елның 21 сентябрендә башланды һәм 13 майда төгәлләнде. Барлыгы 235 көн. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018/2019 ел җылылык бирү чорына Татарстан Республикасының җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының һәм комплексларының эш йомгаклары һәм 2019/2020 ел җылылык бирү чорына әзерлек бурычларына багышланган утырышында хәбәр итте.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International