31 май көнне 13.45 сәгатьтә 112 бердәм номерына Урсала микрорайонындагы буада ике бала баткан дигән хәбәр килеп ирешә.
Бирегә килеп җиткән коткаручылар билгеләгәнчә Александр Попов һәм Игорь Бадеев балыкка барганда буа ягыннан ярдәм сораган тавышлар ишетәләр.
Бадеев шунда ук суга сикерә һәм яр буена 9 яшьлек баланы алып чыгып дустына бирә. Шуннан соң су төбеннән икенче баланы чыгара. Балыкчылар балаларга беренчел ярдәм күрсәтә һәм аларны килеп җиткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре кулына тапшыралар. Хастаханәдә тикшерү узганнан соң балалар өйләненә җибәрелә.