Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык йомгаклары турында хәбәр итте.
Александр Шадриков, аерым алганда билгеләп үткәнчә, «Иң яхшы муниципаль берәмлек» кә конкурс шәһәр округлары һәм муниципаль районнар эшен активлаштыруга этәрү буенча иң яхшы механизм булуын тагын бер кабат раслады.
«Үзәге шәһәр статусында булган иң яхшы муниципаль район» номинациясендә Әлмәт районы – беренче урында. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Айрат Хәйруллинга җиңүчн дипломы һәм балалар уен мәйданына сертификат тапшырды.