Әлмәттә хезмәтне саклау, торак төзелеше һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 1 июне, шимбә

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 548 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 95 мең сумлык 122 карар чыгарылган.  Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 513 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Министр хәбәр иткәнчә, республикада Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык тәмамланды. Ике айлык кысаларында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары белән берлектә төзелш мәйданчыкларын да тәртипкә китергән. 55 норма бозу ачыкланган һәм 50 беркетмә төзелгән, шулардан 23е – юридик затларга, 27се – вазыйфаи затларга. 31 майга республикада 1 млн. 144 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – планның 47,2%ы  (үткән елның шушы чорына карата 104,4%).

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру башланды - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт. 2019 елның 31 маена статистика органнарына гомуми мәйданы 118,3 мең кв. метр булган 2 мең 45 фатирлык 121 йорт буенча хисап тапшырылган: 56 объект әзер диярлек, уртача әзерлектә – 21, 44ендә эшләр күп әле.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча, министр хәбәр иткәнчә, 2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 132 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Шул исәптән 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләгә дә сертификатлар рәсмиләштерелгән (Казан – 2, Аксубай – 1, Әлмәт – 3, Түбән Кама – 6, Саба районнары – 1). Шулай ук 17  чернобыльчегә һәм 17 Ерак Төньяктан мәҗбүри күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән, 3се гамәлгә ашырылган. Моннан тыш, 54 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү карала.   

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов терлек азыгы культураларын һәм үсемлекләрне саклау чаралары турында хәбәр итте. 

Бүгенге көнгә республикада парга чәчелгән кырлар 330 мең гектар, чиста кырлар - 267 мең гектар. 

Күп еллык үләннәр мәйданы - 490 мең гектар. Печән һәм сенаж 470 мең гектар тәшкил итә. "Аларны җыю эшләрен азыкның туклыклыгы иң күп чакта ике атнада башкарырга кирәк. Һава торышы бик әйбәт була дип фаразлана һәм шуны дөрес файдаланырга кирәк", - диде Марат Әхмәтов. 

Актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International