9 июньдә Россиянең велосипед башкаласында «Tour de Tatarstan Almetyevsk 2019» шоссе велоузышлары буенча ярышлар узакчак, анда спортчылар шәһәрнең төп урамнары буйлап 5, 50 һәм 100 км. дистанцияләр үтә алачак.
1 июньдә Әлмәттә «Татнефть». компаниясе ярдәме белән Яшел Фитнесның 4нче сезоны ачылачак.
2019 нчы елның 29 нчы маенда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Әлмәт транспорт идарәсе» Муниципаль унитар предприятиесе катнашында «Эш бирүче көне» узды.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.
«Шәһәрнең мәдәни мохите» 31 майда һәм 1 июньдә Балаларны яклау көненә багышланган мәдәни-күңел ачу һәм спорт чараларына чакыра.
Нефтьчеләр башкаласы чираттагы Timerman спорт стартлары сериясе катнашучыларын каршы ала.
Рәттән дүрт көн дәвамында барлык шәһәр һәм район хезмәтләре, предприятиелар һәм оешмалар «гадәттән тыш хәлләр» режимында яшәделәр һәм эшләделәр, бердәм «фронт» белән куелган бурычларны үтәделәр.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- «Сабантуй» бәйрәмен әзерләү һәм аны үткәрү вакытында муниципаль район территориясендә террорчылык һәм экстремизм очракларын кисәтү буенча чаралар турында;
- 2019 елда балаларның җәйге ял урыннарының террорга каршы сакланганлыгы буенча федераль канунчылык таләпләрен тормышка ашыру буенча эшчәнлек турында;
- 2019 елда районның гомуми белем алу учреждениеларында БДИны, чыгарылыш кичәләрен уздыру вакытында һәм мәктәп янындагы лагерьларда террорга каршы иминлекне тәэмин итү чаралары турында.
Әгәр дә сез әлегә үзмәшьгульлек турында ишеткән генә булсагыз һәм регистрация үтәргә кирәкме дип икеләнәсез икән, инде тиздән бу мөһим карарны кабул итәргә һәм 7 июньдә 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Тандем» күңел ачу үзәгенең (Әлмәт шәһәре, Мира урамы, 2) «Витражи» ресторанында узачак масштаблы үзмәшьгуль гражданнар форумында катнашырга мөмкин булачак.
1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, Әлмәтнең шәһәр пляжында быел беренче урамда кино күрсәтү оештырылачак. Тамашачыларны «CINEPROMO» иң зур Россия фестивальләр дистрибьюторының каталогыннан балалар турында махсус киноальманах программасы, шулай ук сюрприз - шушы мәйданда беренче тапкыр фильмнар яктылык диодлы экранда күрсәтеләчәк - көтә. Программа 18.00 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле.