Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан мәгълүмати эш алып бару нәтиҗәсендә пенсия алды яшендәге егерме кеше «Өлкән буын» федераль проектының Татарстан Республикасындагы «Демография» милли проекты кысаларында һөнәри белем алуны (өстәмә һөнәри белем) оештыруга гариза белән мөрәҗәгать итте.
Агымдагы атнада Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шундый гаризаларны карау буенча комиссия утырышы булды. Һөнәри белем бирүне (өстәмә һөнәри белем бирүне) оештырудан баш тарту өчен нигез булмау сәбәпле Пенсия алды яшендәге егерме кеше белән килешү төзү турында карар кабул ителде
Белем алырга теләк белдергән пенсия алды яшендәге гражданнарга килешү проектлары һәм кабул ителгән карар турында белешмә җибәрелде.