Әлмәт укучылары 7,5 тонн файдаланылган батарейкалар җыйдылар

2019 елның 31 мае, җомга

Республика акциясе кысаларында әлмәтлеләр 7,5 тонна кулланылган батарейка җыйды.

Әлеге акциядә балалар гына түгел олылар да бик теләп катнашты. Батарейкаларны җыю Әлмәттә 1 апрельдән 31 майга кадәр  дәвам итте. Сынау проекты булган бу акция берьюлы республиканың Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Азнакай кебек эре шәһәрендә старт алды.

Әлмәт укучылары 7,5 тонна файдаланылган батарейкалар җыйдылар, бу Татарстан Республикасының көнчыгыш зонасыннан бәйгедә катнашкан районнар арасында иң яхшы нәтиҗә булып санала. Акциягә нәтиҗәләр ясау чарасы Экология һәм табигатьтән файдалану департаментында узды. Тантаналы шартларда иң актив һәм битараф булмаган кешеләрне Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Бәйге нәтиҗәләре буенча 8 кг батарейка җыеп өченче урынны 25 нче мәктәп командасы алды, 10 кг батарейка җыючы  1 нче гимназия укучылары 2 нче урынга ия булды. Ә 202 кг батарейка җыеп 1 нче урынны  лаеклы  рәвештә 7 нче мәктәп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International