Әлмәт җылылык челтәрләре котельныйларының профилактик ремонт эшләр бару сәбәпле тукталып торуы май ахырында ук башланды. Хәзер эшләр 41 нче котельныйда уза. Ул 11 июнь көнне эшли башлаячак.
3 нче һәм 7 нче котельныйларны ремонтлау эше график буенча 4-18 июнь көннәренә, ә 6 нчы котельныйныкы 18 июнь - 2 июль көннәренә туры килә.
2 нче котельныйда ремонт 25 июннән алып 9 июльга кадәр, 4 нче котельныйда 23 июльдән алып 6 августка кадәр барачак. "Панорама” котельные 2 июльдән 16 июльгә кадәр ремонтка туктатылачак.
1 нче котельный:
2 нче котельный:
3 нче котельный:
4 нче котельный:
"Панорама" котельные:
Ленин урамындагы 98 нче йорт һәм Тынычлык урамындагы 10 нчы йорт.
"Альтехносервис” ҖЧҖ котельныйларының профилактик ремонтка туктатылуы шулай ук май аеннан июль аена кадәр башкарыла.
Түбән Мактама бистәсендә урнашкан 2 нче район котельныен ремонтлау эше график буенча 3 июньнән 16 июньгә кадәр, 8 нче котельныйда эшләр 17 июньнән 30 июньгә кадәр планлаштырылган.
Фәхретдин урамында урнашкан котельныйда 1 июльдән 14 июльгә кадәр, ә 1, 2 нче мәктәпләр һәм 62 нче балалар бакчасы котельныйларында ремонт 15 июльдән 28 июльгә кадәр барачак.