Әлмәттә 2050 елга кадәр киләчәкне билгеләү буенча Стратегик сессия узды

2019 елның 1 июне, шимбә

31 майда Әлмәт дәүләт нефть институтында 2050 елга кадәр муниципалитет үсеше юнәлешләрен билгеләү буенча Стратегик сессия узды. Аның эшендә студентлар, шәһәр һәм район иҗтимагый оешмалары вәкилләре, предприятиелар, учреждениеларның җитәкчеләре, әлмәтлеләр катнашты.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов муниципалитетның социаль-икътисадый үсеше турында хәбәр итте.

Эш өчен «Сәламәтлек», «Нефть», «Экология», «Мәгариф», «Кече һәм урта эшмәкәрлек», «Азык-төлек», «Туризм», «Энергетика», «Урбанистика» тармаклары буенча тугыз дискуссия группалары билгеләнде. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белгечләре, «Сколково» Мәскәү идарә итү мәктәбе экспертлары белән хезмәттәшлектә әлмәтлеләр 2050 елга кадәр муниципалитетның стратегик үсеш картасын булдыру өстендә эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International