ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Сезне чын күңелемнән Ураза бәйрәме белән котлыйм! 

Әлеге әхлакый яктан камилләштерү бәйрәме кешеләрне дуслыкка, татулыкка, мәрхәмәтлеккә һәм игелекле эшләргә тарта, гаилә нигезләрен ныгытуга юл куя. Аның гореф-гадәтләрен һәм ритуалларын саклау җәмгыятьтә ислам кыйммәтләрен саклауны, аның бай мәдәни мирасына карата хөрмәтне, яшьләрне олыларга хөрмәт рухында тәрбияләүне күрсәтә.


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Район активы белән киңәшмә нәтиҗәләр ясаудан башланды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин узган атнада булган мөһим чараларны билгеләде. Алга таба район башлыгы бүләкләү тантанасын уздырды. Актв катнашу һәм Әлмәт муниципаль районында команда-штаб өйрәнүләре нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләр күрсәткән өчен Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитетының Мактаулы грамоталары белән бүләкләнделәр.

Бүген күп фатирлы йортларда капиталь ремонт эшләре буенча штаб утырышында узган елга нәтиҗәләр ясалды һәм якын киләчәккә планнар билгеләнде. 

Ел саен, чәчү эшләре тәмамланганнан соң, район сыер савучылары, сабанчылары һәм терлек үрчетү буенча технологлар бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Быел ул «Чишмә» ҖЧҖ территориясендә узды һәм инде илленче - юбилей булып саналды. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев һәм башка мактаулы кунаклар сәламләделәр.

9 июнь көнне Әлмәттә IV “Алга җәйгә!” шәһәркүләм велопарады була.

1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында шәһәр паркында веломәйдан оештырылды. Монда һәр теләгән кеше велосипедны фигуралы йөртүдә көчләрен һәм осталыкларын сыный алды.

Өченче ел рәттән Әлмәттә Балаларны яклау көнендә яңа туган сабыйларга автолюлькалар бүләк итәләр.

Хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында «Альметьевскгаз» ЭПУ пенсия алды яшендәге хезмәткәрләренең алдагы хезмәт эшчәнлегенең хәлен бәяләү өчен очрашу уздырылды.

Бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  үсемлекләрне  яклау  һәм  терлек  азыгы  җыю  буенча  башкарылачак  чаралар  турында  сөйләде. 


2
июнь, 2019 ел
якшәмбе

2 июньдә данлыклы төзүчеләр когортасы вәкиле, тыл хезмәтчәне, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, газ сәнәгате министрлыгы отличнигы, коммунистлар хезмәте ударнигы Мөхәммәтгәрәева Мәрьям Габделхай кызына 90 яшь тулды. Яраткан әни, әби, дәү әбине тәбрикләр өчен балалар, оныклар һәм туганнар килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International