Әлмәттә пляж сезоны ачыла

2019 елның 31 мае, җомга

1 июннән коену сезоны башланачак һәм ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Коену вакытында куркынычсызлык чараларын куллану зарур. Шуны белеп тору мөһим: бары тик шәһәр күлендә генә коенырга ярый.

Йөзә белү – суда куркынычсызлыкның төп гарантияләреннән берсе. Әмма онытмагыз, менә дигән шәп йөзүче кеше дә саклык чаралары турында һәрчак истә тотарга, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш.  Махсус билгеләнгән урыннарда: пляжда, бассейнда һ.б. коену яхшырак та, куркынысызрак та, әлбәттә. Походта булсагыз, коеныр өчен суның чиста, төбе тигез булып күренеп торган комлы, яисә вак ташлы урынны сайларга кирәк. Тирәнлеге 2 метрдан артмасын, агымы да көчле булмасын.

Таныш булмаган урында коенганда баш белән суга чумарга ярамый. Сай җиргә эләгеп, агач тамыры, яисә ботагына, башка каты нәрсәгә бәрелеп, арка-муен умырткасын сындыру, баш бәрелеп, аңны югалту ихтималы бар. Шуңа да су коеныр алдыннан ул тирә белән танышырга, кайда нинди куркыныч сагалавы ихтимал икәнен өйрәнергә кирәк. Ахыры ни белән төгәлләнәсен уйлап бетермәстән, баш белән ташланганчы, башта аяк белән атлап керүең дөресрәк булыр. Чөнки су төбендә бүрәнә, казыклар, рельс, тимер-бетон әйберләр булырга мөмкин. Яшеллек баскан текә яр астында коенырга да киңәш ителми. Агач-куакларның су астында тырпаеп торган тамырлары бик хәтәр. Су төбенең ләмле баткак булуы да йөзә белмәүчеләр өчен гаять куркыныч.

 Су коенырга барганда, яисә су буенда кызынырга ният иткәндә, исерткеч эчемлекләрдән баш тартуыгыз хәерле булыр. Бигрәк тә балаларыгыз да янда булса. Алкоголь хәрәкәт координацияләрен чикли, үз-үзеңә контрольне какшата. Ә балалар, хәтта йөзәргә өйрәнгән булсалар да, һәрчак даими игътибарга мохтаҗ. Бу вазифаны, гадәттән тыш хәл килеп туса, югалып калмыйча, беренче медицина ярдәме күрсәтә белгән аек акыллы кешегә йөкләү дөрес һәм ышанычлы булыр.

Коенганда тәнегезне көзән җыера башлаганын сизсәгез, тиз генә судан чыгыгыз. Тирән җирдә икәнсез, йөзү стилен үзгәртеп карагыз: чалкан ятып йөзегез.

Суүсемнәргә буталасыз икән, чәбәләнмәгез, тиз генә чалкан әйләнеп, салмак кына хәрәкәт итеп, үзегез йөзеп килгән якка чыгарга тырышыгыз. Аякларыгызны үсемлекләр “җибәрми тора” икән, кулларыгыз белән аны аралап, котылырга тырышыгыз.

Көймәләр, суднолар дулкыныннан да читтәрәк булуыгыз хәерле, винттан барлыкка килгән агымның аска сөйрәве ихтимал.

Су буена җыенасыз икән, алдагы көнгә һава торышы ничек булачагын да искә алыгыз: яшенле яңгыр, көчле җил шулай ук куркыныч. Көчле агымның хәтта яхшы йөзә белгән кешене дә еракка алып китүе бар.

Сак булыгыз! Су буйларында гади генә кагыйдәләрне истән чыгармыйча, тиешенчә үтәсәгез  ялыгыз фаҗигасез узыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International