ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүгенге көндә Әлмәт социаль әһәмиятле объектлар төзү, торак фондын яңарту буенча 23 программада катнаша
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
Спорт яңалыклары
“Алнас” заводы – “Сәнәгый һәм экологик иминлек, хезмәтне саклау” журналы игълан иткән “Сәнәгый һәм экологик иминлек – 2013” конкурсында “Сәнәгый һәм экологик иминлек мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итү өчен” номинациясендә җиңүче булды.
Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасын гамәлгә ашыру кысаларында 18 сентябрьдә 3нче поликлиникада “түгәрәк өстәл” форматында поликлиника җитәкчелегенең һәм “Ак Барс-мед” иминият компаниясе вәкилләренең иминиятләштерелгән кешеләр – поликлиника пациентлары белән очрашуы булды. Сөйләшү пациентларның медицина ярдәме күрсәтүдән ни дәрәҗә канәгать булуы турында барды.
Рус Акташы урта мәктәбе укучылары «SаMоSтоятельные дети» республика антинаркотик проекты кысаларында “Елмаюыңны бүлеш” акциясе үткәрделәр.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
22 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны Исламов Нурулла Нурислам улына 91 яшь тулды. Ул 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Сугышчан хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнгән, юбилей медальләре бар.
Бүген дөньядагы күп илләрдә Бөтендөнья автомобильсез көне билгеләп үтелә. Иртән эшкә җәяү килеп, район башлыгы Мәҗит Салихов Бөтендөнья акциясен үз үрнәге белән яклады.
Ягулык-энергетика комплексының корппоратив хоккей командалары арасында “Татнефть” ААҖ кубогына турнирның соңгы көнендә 3нче урын өчен очрашуда “Башнефть” командасы “Удмуртнефть” командасын 6:2 исәбе белән җиңде.
Өлкән яшьтәгеләр көне үткәрү кысаларында Әлмәт мәшгульлек үзәге “Пенсионерлар өчен вакансияләр ярминкәсе” үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International