Спорт яңалыклары

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
19-21 сентябрьдә Бор шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия яшьләр турниры үтте. Анда Россия җыелма командасына сайлап алу булды. Турнирда 200ләп спортчы катнашты. Әлмәттән Мамбетов Владислав (тренеры Гаджиев Э.З.) 50 кг.га кадәр авырлык категориясендә җиңеп чыкты, октябрь аенда ул Россия җыелма командасы составында А.Карелин призына халыкара турнирга барачак. Хәзер ул Мәскәүдә тулы медицина тикшерүе үтә. Гаджиев Рамазан (тренеры Гаджиев Э.З.) 53 кг.лы авырлык категориясендә 5нче урын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International