“Алнас” – “Сәнәгый һәм экологик иминлек – 2013” конкурсында җиңүче

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
“Алнас” заводы – “Сәнәгый һәм экологик иминлек, хезмәтне саклау” журналы игълан иткән “Сәнәгый һәм экологик иминлек – 2013” конкурсында “Сәнәгый һәм экологик иминлек мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итү өчен” номинациясендә җиңүче булды.

“Конкурста җиңү – сәнәгый һәм экологик иминлек өлкәсендә даими камилләшү эшендә безнең предприятиенең уңышларын тану билгесе ул, - ди заводның башкарма директоры Сергей Саченко. – 2013 елда бу максатка 15 миллион сумнан артык акча тотылды. Инвестициянең төп юнәлешләре – чистарту корылмаларын модернизацияләү, газ чистарту җайланмалары өчен фильтрлаучы элементлар сатып алу һәм кою цехында химскруберны реконструкцияләү. Быел сәнәгый һәм экологик иминлек мәсьәләләрен хәл итүгә 19 миллион сум акча тотарга планлаштырабыз”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International