ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
21 сентябрьдә Әлмәттә “Татарстан кроссы – 2014” массакүләм узышы булды. 1600 метрлы дистанциядә беренче булып ӘМР советы һәм башкарма комитеты, предприятие һәм оешма, югары һәм махсус урта уку йортлары җитәкчеләре старт алды. Аннары спорт ветераннары һәм пенсионерлар узышка чыкты.
Әлмәттә хәрби хезмәттән качып йөргән егеткә хөкем карары чыгарылды. 20 яшьлек Илнур Ибраһимов РФ Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды.
2014 елның 26 сентябрендә 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Россия юристлар ассоциациясе Әлмәттә “Бердәм Россия” партиясе химаясендә “Түләүсез юридик ярдәм көне” акциясе үткәрә.
Агымдагы елның сентябрендә Татарстанның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасында 32 белдерү бастырылган, аларның 18ехәл ителгән, 8 белдерү эшкәртелә, 6сының статусы – “планлаштырылган”. Бер белдерү дә кире кагылмаган

21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Әлмәттә Бөтенроссия “Милләтләр кроссы – 2014” көнендә “Татарстан кроссы – 2014” узышы булды. Аны башлар алдыннан Әлмәт талантлары концерт куйдылар
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасы буенча башкарылган эш күләме 4 млрд. 565 млн. сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте
1998 елдан башлап күп кенә илләрдә 22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез көне билгеләп үтелә. Аның девизы – “Шәһәр кешеләр өчен, тормыш өчен мәйдан”.
Өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан әлмәттә 20-21 сентябрьдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Бу юлы ул “Мактама-Парк” сәүдә үзәгенең (Түбән Мактама) парковка территориясендә оештырылды
Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты исеменнән тормышларын районның урман байлыкларын саклауга һәм ишәйтүгә багышлаган кешеләрнең һәммәсен һөнәри бәйрәм – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз

20
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан Әлмәттә 20-21 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Ул Түбән Мактамада “Мактама-парк” сәүдә үзәге территориясендә оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International