Мәҗит Салихов “Бөтен дөньяда автомобильсез көн” акциясен яклады

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Бүген дөньядагы күп илләрдә Бөтендөнья автомобильсез көне билгеләп үтелә. Иртән эшкә җәяү килеп, район башлыгы Мәҗит Салихов Бөтендөнья акциясен үз үрнәге белән яклады.

“Әлмәтлеләрне бу акциягә кушылырга, бер көн булса да автомобильсез үткәрергә чакырам, - диде ул. – Җәяү йөрү бик файдалы бит. Мин үзем еш кына җәяү йөрим. Җәяү йөргәндә кайда нинди кимчелек бары, нәрсә эшләргә кирәклеге дә ачык күренә”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International