Әлмәт укучылары үткән-барганнар белән елмаештылар

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
Рус Акташы урта мәктәбе укучылары «SаMоSтоятельные дети» республика антинаркотик проекты кысаларында “Елмаюыңны бүлеш” акциясе үткәрделәр.

Анда катнашучылар алдан ук антинаркотик тематикага реклама листовкалары, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырып “смайл” елмаюы формасында плакатлар әзерләгәннәр иде. Акцияне үткәрү урыны итеп Рус Акташы авылының үзәк мәйданын сайладылар. Балалар листовкалар тараттылар, хәерле көн теләделәр, елмаюның күтәренке кәефкә таба беренче адым, ә күтәренке кәеф ныклы сәламәтлекнең беренче шарты икәнен искәрттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International