Мәҗит Салихов Әлмәт районының төзелеш мәйданчыкларын йөреп чыкты

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
Бүгенге көндә Әлмәт социаль әһәмиятле объектлар төзү, торак фондын яңарту буенча 23 программада катнаша.

2014 ел программасы буенча төзелгән объектлар барысы да файдалануга тапшырылды. Хәзер подрядчылар 2015 елга планлаштырылган биналарны төзүгә керештеләр. Мәҗит Салихов Могҗизалар кыры микрорайонында төзелә торган балалар бакчасы, Кәләй авылында клуб һәм Урсалыда участок уполномоченные йорты төзелешләре белән танышты.

140 урынлы балалар бакчасы киләсе елның беренче яртысында тапшырылырга тиеш, аны быел август аенда төзи башладылар. Инде нигезе салынган, беренче катның стеналары өелә. Район башлыгы киләсе елда Көнбатыш капка микрорайонында тагын бер 140 урынлы балалар бакчасы төзеләсен әйтте.

Кәләйдә быел шушы айда тапшырылган участковый йорты янәшәсендә тагын бер яңа объект – 300 урынлы клуб төзүгә әзерлек бара.

Мәҗит Салихов республикада тормышка ашырыла торган программаларда районның алга таба да актив катнашачагын ассызыклады. “Бүген без эшли торган бөтен нәрсә Татарстан, муниципалитет һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчеләренң үзара килешеп эшләве нәтиҗәсендә мөмкин булды”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International