ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
16нчы урта мәктәпнең 9А һәм 9Б сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбияте укытучысы Л.А.Афанасьева, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Л.Ф.Исмәгыйлова җитәкчелегендә Зөя (Свияжск) утрау-шәһәренә бардылар.
V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының I утырышы 1 октябрьдә узачак. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында белдерелде.
Ел башыннан алып ТР азык-төлек базарында инфляция 107,2 процентка җиткән. Узган ел бу сан 105,3 процент тәшкил иткән.
Яшьләр үзәгендә “Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика конкурсының муниципаль этабы үтте.
“Халык участковые” Бөтенроссия конкурсы инде өченче тапкыр үткәрелә. Иң яхшы участок инспекторын кешеләр интернетта тавыш бирү юлы белән сайлыйлар.

23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Машина төзүчеләр көне алдыннан “Алнас” заводында гомумзавод профессиональ осталык конкурсы үткәрелде. Анда токарьлар, фрезерлаучылар, слесарьлар – барлыгы 14 кеше катнашты.
Татарстанда 6 сентябрьдән бирле өч авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде. Татарстанның 31 районыннан авыл җитештерүчеләре ярминкәгә 101,2 миллион сумлык продукция алып килделәр.
1992 елда ТР законы белән Корбан бәйрәме эшләми торган ял көне дип игълан ителгән иде. Быел Корбан бәйрәме 4 октябрь - шимбә көнгә туры килә. Шул сәбәпле шимбә ялы 6 октябрьгә – дүшәмбе көнгә күчерелә
22 сентябрьдән башлап Татарстан мәктәпләренең 5-11 сыйныфларында укучылар бөтенроссия һәм республика предмет олимпиадаларының беренче этабында катнашалар
16-20 сентябрьдә Бөтенроссия «Volunteers’ Academy-2014» укыту-өйрәтү үзәге булды. Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең 20 төбәгеннән җыелган волонтерлар берләшмәләренең җитәкчеләре 2015 елда спортның су төрләре буенча Казанда үткәреләчәк дөнья чемпионатында волонтерлыкка беренче кандидатлар булу хокукы алдылар. 19 сентябрьдә волонтерлар җыю буенча гариза бирү кампаниясе башланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International