Район башлыгы сугыш ветеранын туган көне белән котлады

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
22 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы ветераны Исламов Нурулла Нурислам улына 91 яшь тулды. Ул 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Сугышчан хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнгән, юбилей медальләре бар.

Балалары, туганнары, үзе эшләгән Әлмәт бораулау предприятиесе вәкилләре ветеранны туган көне белән котладылар. Бүген аны Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов үзе килеп котлады, ветеранга открытка, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Нурулла Исламов Әлмәт районы Тайсуган авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң үз колхозларында эшләгән. 1942 елда фронтка алынган, Сталинград сугышында, Курск дугасындагы бәрелештә катнашкан. 1943 елда авыр яраланган. Госпитальдә озак дәваланганнан соң 1944 елда авылга кайткан, бригадир булып эшләгән. 1966 елда буровойга слесарь булып эшкә кергән, пенсиягә чыкканчы шунда эшләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International