“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез! Күп балалы гаиләләргә бирелә торган җирләр турында белешәсе килгән иде. Ул җирләрне бирелгәннән соң өч ел эчендә тиешле максатка файдаланылмаган очракта кире алулары мөмкин булу дөресме? Әгәр дә шулай икән, бу нинди законда язылган? Тагын бер сорау. Андый участокларга коммуникация булачакмы? Булса, никадәр вакыт эчендә? Рәхмәт!

Җавап:
ГК РФның 284 маддәсе нигезендә андый участок өч ел дәвамында тиешле максатка файдаланылмаган очракта дәүләт яки муниципаль төзелмә файдасына кире алынырга мөмкин. Монда участокны үзләштерү өчен кирәкле чор исәпләнми.

Күп балалы гаиләләргә бирелгән җирләрне инфраструктура (юллар һәм инженерлык челтәрләре) белән тәэмин итү район бюджетында каралмаган зур финанс чыгымнарына бәйле. Бу проблманың бөтен республика өчен актуаль булуы сәбәпле финанс чыганакларын табу мәсьәләсе ТР министрлар кабинетында карала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International