Кайтма элемтә

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе
Гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасын гамәлгә ашыру кысаларында 18 сентябрьдә 3нче поликлиникада “түгәрәк өстәл” форматында поликлиника җитәкчелегенең һәм “Ак Барс-мед” иминият компаниясе вәкилләренең иминиятләштерелгән кешеләр – поликлиника пациентлары белән очрашуы булды. Сөйләшү пациентларның медицина ярдәме күрсәтүдән ни дәрәҗә канәгать булуы турында барды.

“Ак Барс-мед” иминият компаниясе Әлмәт филиалының иминиятләштерелгән кешеләрнең хокукларын яклау бүлеге башлыгы Әнвәр Насыйбуллин мондый очрашуларның 2012 елда башлануын әйтте. Гражданнарга үзләрен борчыган сораулар бирү һәм аларга җаваплар алу мөмкинлеге тудырыла. Ул әлеге поликлиникада врачларның тупаслыгы яки кабул итүдән баш тартуы турында пациентлар тарафыннан шикаятьләр юк дәрәҗәсендә икәнлеген белдерде.

Поликлиниканың баш врачы Айдар Габдуллин үзләрендә эшләп килүче көндезге стационар турында, поликлиникада халыкны диспансерлаштыру эше алып барылу турында сөйләде. Баш врач шулай ук поликлиника бинасының бик начар хәлгә килүен, кичекмәстән ремонт ясарга кирәклеген дә әйтте, бу мәсьәләдә ТР президентына мөрәҗәгать итү планлаштырыла.

Пациентлар да үзләренең чыгышларында поликлиникага ремонт кирәклеген әйттеләр, искиткеч зур нагрузка белән эшләүче врачларга рәхмәтләрен белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International