ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
19 ноябрьдә тыл хезмәтчәне Кондратьева Анастасия Дмитриевнага 100 яшь тулды. Балалары, туганнары, “Радиоприбор” заводы, ТОС-12 вәкилләре аны юбилее белән котладылар.
Әлмәттә Казан кафедраль соборы территориясендә Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Ермогенга һәйкәл кую булды.
Әлмәт тубдиспансерына туберкулезның үпкәдән тыш формалары белән авыручы пациентларны консерватив һәм оператив дәвалау йөкләнгән.
14 ноябрьдә Нагорный авылы мәдәният йртында бер буш урын да калмаган иде. халык вокаль ансамбле “Рябинушка” үзенең 20 еллыгы уңаеннан юбилей концерты куйды. 2010 елдан Халык коллективы исемен йөрткән бу үзешчәннәр берләшмәсен Әлмәт районының визит карточкасы дияргә була.
Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты тарафыннан үткәрелә торган шәһәр “Эколидер” конкурсы кысаларында 37нче “Әкият” балалар бакчасында 18 ноябрьдә ачык чара үткәрелде.
Кичә ТР Дәүләт Советында экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды. Анда парламентарийлар җирләрне саклау һәм җир ресурсларын рациональ файдалану өлкәсендә законнар үтәлеше хакында фикерләштеләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә.
“Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясен булдыруга 13 ел тулган көннәрдә партиянең Генераль совет президиумы 1 декабрь көнне гражданнарны бердәм кабул итү көне уздыру турында карар кабул иткән. “Бердәм Россия” партиясенең рәсми сайты шул хакта игълан бирде.

18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Милек салымын и түләү сроклары һәм аны эзләп алу чаралары турында брифингта Әлмәт салым инспекциясе җитәкчесенең урынбасары Владимир Каштанов, суд приставлары хезмәтенең Әлмәт район бүлеге башлыгы Гөлназ Мөхәммәтшина катнашты.
Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Татарстанда “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру турында видеоконференция режимында киңәшмә булды.
2014-2015 елларның кыш айларында Татарстан территориясендә елга аша боз өстеннән йөри торган тагын бер кичү барлыкка киләчәк. Моңа кадәр республикада шундый 4 кичү бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International