Татарстанда кышын елга аша өстәмә рәвештә чыгу юлы булдырыла

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
2014-2015 елларның кыш айларында Татарстан территориясендә елга аша боз өстеннән йөри торган тагын бер кичү барлыкка киләчәк. Моңа кадәр республикада шундый 4 кичү бар иде.

Кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт баш инспекторы Илһам Насыйбуллин хәбәр иткәнчә, бу эш балыкчыларның законсыз рәвештә бозга керүләрен булдырмау һәм кешеләрнең тормышын саклап калу максатыннан ачыла. “Болгар тирәсендә балык тотучылардан еш кына боз өстенә машина белән керүчеләр хакында хәбәрләр килеп ирешә. Бу урында боз өстеннән кичү урыны булдыру кешеләрнең тормышын саклап калу һәм юлны 6-8 чакрымга кыскарту максатыннан ачыла”, - диде ул.

Кыш айларында Татарстанда боз аша чыгарга мөмкинлек биргән 5 юл булачак. Алар Мамадыш, Алабуга, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарында һәм тагын берсе Спас районында ачылыр дип күзаллана. Узган кышта гамәлдәге кичү урыннары декабрьнең соңгы атнасында ачылган булган, быел кайчан ачылачагы температурага һәм кышның кайчан килүенә бәйле.

Балыкчыларга боз өстенә чыгу бозның калынлыгы 12 сантиметрдан артык булган очракта гына рөхсәт ителә. Хәзергә исә елгалардагы боз калынлыгы 1дән 7 сантиметрга кадәр тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International