Әлмәттә патриарх Ермогенга һәйкәл куелды

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Әлмәттә Казан кафедраль соборы территориясендә Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Ермогенга һәйкәл кую булды.

Һәйкәл Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий фатихасы белән Әлмәттәге әрмән диаспорасының хәйрия акчасына ясалды. Аны кую урыны итеп Казан соборының көнбатыш ягы сайланды.

Ермогенның патриархлыгы илдә бик катлаулы чорга туры килгән. Ялган Дмитрий һәм Польша короле Сигизмунд III Россиягә басып кергән вакытта ул ватан дошманнарына каршылык хәрәкәтендә актив катнашкан, оккупантларга каршы торырга чакырган. Шуның өчен аны илбасарлар урыныннан төшергәннәр, 9 ай ябылуда ятканнан соң патриарх 1612 елның мартында ачка үлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International