Район башлыгы Анастасия Кондратьеваны 100 яше тулу белән котлады

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
19 ноябрьдә тыл хезмәтчәне Кондратьева Анастасия Дмитриевнага 100 яшь тулды. Балалары, туганнары, “Радиоприбор” заводы, ТОС-12 вәкилләре аны юбилее белән котладылар. Юбилярны түгәрәк яше белән котларга район башлыгы Мәҗит Салихов килгән иде. Ул Анастасия Дмитриевнага сәламәтлек, озын гомер теләде, РФ һәм ТР президентларыннан, үзеннән котлау хатлары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Анастасия Дмитриевна Яңа Чишмә районының Екатериновка авылында крестьян гаиләсендә туган, сугышка кадәр һәм сугыш елларында, аннан соң да “Кызыл Октябрь” колхозында төрле эшләрдә эшләгән, шуннан пенсиягә дә чыккан. 34 яшендә тол калган, 2 баласын ялгызы тәрбияләп үстергән.

1970 елда ул Әлмәткә күчеп килгән. Бүген үзе генә яши, ә балалары, оныклары, аларның балалары әбине онытмыйлар, хәлен белеп торалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International