Мәшһүр ансамбльне котларга ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алексей Грушин, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Пайдуллина, музыка көллияте директоры Гүзәл Еремеева, Кичуй авылы депутаты мәктәп директоры Владимир Чумаков һәм башкалар килгән иде.
Бу көнне “Рябинушка” бөтен осталыгын куеп, күңелен салып иң яхшы номерларын күрсәтте.