ТР Дәүләт Советында җирләрдән нәтиҗәле файдалану республика максатчан программасын эшләргә тәкъдим иттеләр

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Кичә ТР Дәүләт Советында экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды. Анда парламентарийлар җирләрне саклау һәм җир ресурсларын рациональ файдалану өлкәсендә законнар үтәлеше хакында фикерләштеләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә.

Республика җирләренең бүгенге торышы һәм алардан файдаланудагы проблемалар турында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов аңлатма бирде. Бүгенге көндә республика җирләренең гомум мәйданы 6,8 миллион гектар тәшкил итә. Татарстан җирләренең 68 проценты авыл хуҗалыгы кулланышында (4,6 миллион гектар), шул исәптән 3,3 миллион гектары - сөрүлек җирләр.

Илдус Габдрахманов билгеләп узганча, туфрак катламының төп проблемалары - авыл хуҗалыгы җирләренең күп сөрелүе һәи эрозия. Республика җирләренең 42 процентын эрозия зарарлаган, шул исәптән 6,7 процентын - көчле дәрәҗәдә. Татарстан территориясендә гомуми озынлыгы 27 мең чакрымнан артып киткән 20 мең чокыр бар. Шул ук вакытта сөрүлек җирләрнең 3,3 проценты урманнар белән әйләндереп алынган. Җирләргә сәнәгый объектлар да шактый зыян сала. Сүз төзелеш, юл хуҗалыгы, энергия саклау, нефть табу турында бара. Ел саен туфракның уңдырышлылыгы кими, ә ачы туфраклар күләме, киресенчә, арта. Фосфат һәм калий составы да начарлана.

Агросәнәгать комплексын тотрыклы үстерүнең төп шартлары - җирләрнең уңдырышлылыгын саклап калу һәм рациональ файдалану. Татарстан парламенты депутатлары билгеләп узганча, соңгы вакытта республикада җирләрне нәтиҗәле файдалануга игътибар аз бирелә. Бу проблемалар агротехник һәм гидротехник чаралар җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмау аркасында килеп чыккан. Бу тискәре вәзгыятьне яхшы якка үзгәртү өчен җирләрдән файдалауның яңа концепциясенә күчү зарур.

Депутатлар җирләрдән нәтиҗәле файдалануда республика максатчан программасын эшләргә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International