“Эколидер” “Әкият”тә кунакта

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты тарафыннан үткәрелә торган шәһәр “Эколидер” конкурсы кысаларында 37нче “Әкият” балалар бакчасында 18 ноябрьдә ачык чара үткәрелде. Анда департаментның баш белгече Г.А.Рябова, мәгариф идарәсенең баш белгече Е.Ю.Ефремова, балалар бакчаларының педагоглары катнашты.

Музыка җитәкчесе М.С.Антонова, тәрбиячеләр Н.Н.Барышева һәм О.Г.Чентаева нәниләргә экологик тәрбия бирү тәҗрибәсен уртаклаштылар. Тәрбиячеләрнең иҗат төркеме бергәләп иҗат иткән “Тамчылар” методик эшләнмәсе бәләкәчләр өчен халыкның экологик бәйрәмнәре күренешләреннән гыйбарәт иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International