“Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру видеоконференция режимында каралды

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Бүген ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Татарстанда “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру турында видеоконференция режимында киңәшмә булды. Аның эшендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР ГИСУ директоры Айдар Мортазин һәм башка рәсми затлар катнашты. Киңәшмәнең төп темасы “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән федераль акчаларны үзләштерү тәртибе булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International