Әлмәттә милек салымын түләү сроклары һәм аны эзләп алу чаралары турында брифинг булды

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Милек салымын и түләү сроклары һәм аны эзләп алу чаралары турында брифингта Әлмәт салым инспекциясе җитәкчесенең урынбасары Владимир Каштанов, суд приставлары хезмәтенең Әлмәт район бүлеге башлыгы Гөлназ Мөхәммәтшина катнашты.

2013 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарын түләү срогы 2014 елның 1 ноябрендә чыкканын исегезгә төшерик. Брифингта катнашучылар түләмәүчеләргә карата күреләчәк чаралар турында сөйләделәр. Владимир Каштанов салымны вакытында түләмәүнең шактый кыйммәткә төшәчәген аңлатты. Салым түләүче башкарма документны (суд боерыгын) вакытында үтәми икән, ул түләнергә тиешле сумманың 7%ы кадәр (ләкин 1000 сумнан да ким түгел) башкарма җыем да түләргә тиеш була.

Физик затлар үзләренең күпме салым түлисе калганын интернетта «Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц» аша белә алалар.

Әлмәт салым инспекциясе мәгълүматларына караганда, районда хисап чорында барлыгы 262 миллион сум салым исәпләнгән, 15 ноябрьгә шуның 86%ы түләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International