“Бердәм Россия” партиясе гражданнарны бердәм кабул итү көне оештыра

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
“Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясен булдыруга 13 ел тулган көннәрдә партиянең Генераль совет президиумы 1 декабрь көнне гражданнарны бердәм кабул итү көне уздыру турында карар кабул иткән. “Бердәм Россия” партиясенең рәсми сайты шул хакта игълан бирде.

“Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның барлык 85 төбәк иҗтимагый кабул итү оешмалары һәм партиянең урыннардагы якынча 2,5 мең кабул итү бүлекләре гражданнарны шәхси гозерләре буенча кабул итәчәк. Анда төрле дәрәҗә депутатлар, муниципалитет башлыклары катнашачак.

“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы президиумы комиссиясенең партия рәисенә гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр эше буенча рәисе, Федерация Советы рәисе урынбасары Галина Карелова сүзләренә караганда, бу елда кабул итүнең форматын киңәйтү турында карарга киленгән. Узган ел кабул итүләр региональ һәм урында гына үткәрелгән булса, бу елда исә читтә урнашкан торак пунктларда күчмә һәм тематик кабул итүләр оештырылачак.

Шулай ук абруйлы белгечләр катнашлыгында юридик консультацияләр, түгәрәк өстәлләр уздырыла, гражданнарның ярдәм сорап яки теге яисә бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрен җиткерү белән партиягә мөрәҗәгать итү мөмкинлекләре тагы да арта.

Галина Карелова шулай ук 1 декабрьдә халыкны Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы, РФ субъектлары дәүләт хакимиятләренең закон чыгару органнары, хакимиятнең төбәк һәм муниципаль органнары депутатлары кабул итәчәге турында ышандыра. Бу көнне бөтен ил буенча барлыгы 2446 иҗтимагый кабул итү бүлеге үз ишекләрен ачачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International