Туберкулезга каршы диспансер пациентларын оператив дәвалау

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Әлмәт тубдиспансерына туберкулезның үпкәдән тыш формалары белән авыручы пациентларны консерватив һәм оператив дәвалау йөкләнгән. Туберкулезның үпкәдән тыш формаларын дәвалау бүлеге – сөяк-буын туберкулезын оператив юл белән дәвалау белән шөгыльләнүче Татарстанда бердәнбер бүлек.

12 ноябрьдә баш травмотолог-ортопед Ринат Усманов җитәкчелегендә тубдиспансерның баш врачы Алексей Алексеев катнашында беренче тапкыр ультратавышлы скалпель кулланып операция ясалды. Th 7 – Th 8 тәнчекләренә абсцессосеквестрнекроэктомия ясалды, арка мие декомпрессияләнде. Мондый операция вакытында арка миенә, кан тамырларына һәм умырткаларга зыян китерү куркынычы бар. Әмма хирургларның профессионализмы, яңа кайтарылган Bone Scalpel җайланмасын куллану нәтиҗәсендә операция уңышлы чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International