ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин парклар һәм бакчалар булдыру, аларны төзекләндерү мәсьәләләре турында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман да катнашты.
“Татнефть” компаниясенең “Азнакайнефть” идарәсе базасында РАЕНның Волга-Кама төбәк бүлегенең чираттагы хисап җыелышы булды.
12 мартта Әлмәт районының Экономика, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе җитәкчесе Светлана Лаптева җитәкчелегендә “Инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны куелган квота һәм резервланган эш урыннары исәбенә эшкә урнаштыруга булышлык итү” темасына Мәшгульлек үзәге оештырган киңәшмә булды.
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин шәһәрнең социаль-экономик үсешенә зур өлеш кертүче сәнәгать предприятиеләре белән таныша башлады.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген вак һәм урта бизнес вәкилләре чираттагы утырышка җыелдылар. Очрашу таныштыру режимында узды.
ТР дәүләт хезмәтләре порталында башкарма производство буенча бурычларны түләү сервисы яхшыртылган. Хәзер суд приставлары алдындагы бурыч турындагы мәгълүматны туу датасы, фамилия һәм исем буенча табарга җиңел.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында агымдагы елда Татарстанда Парклар һәм скверлар елын уздыруга багышланган әзерлек чаралары турында брифинг уздырылды. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин гомумшәһәр планеркасы үткәрде.
2-8 мартта Татарстанда 393 кискен эчәк инфекциясе белән чирләүче теркәлгән, күрсәткеч 100 мең кешегә 14 кешене тәшкил итә.
2014 елда Татарстанның 85 медицина оешмасында кешеләрнең аерым төркемнәре арасында диспансеризация уздырылган. Әлеге процедураны 544,8 мең кеше узган, бу — тиешленең 87,5 проценты дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International